Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Сугыш патроннары саклаган

Яшел Үзән шәһәр суды, РФ Җинаятьләр кодексының 1нче бүлеге 222нче статьясы буенча, законсыз рәвештә сугыш припаслары саклаган өчен, Н.Хлюзовага карата хөкем карары чыгарды. Н.Хлюзова 2002 елның 27 июлендә Яшел Үзән психоневрология интернатында эшләгәндә, палаталарның берсен җыештырганда, тумбочкаларның берсендә сугыш припаслары - 9 мм калибрлы 16 патрон таба һәм аны, өенә...


Яшел Үзән шәһәр суды, РФ Җинаятьләр кодексының 1нче бүлеге 222нче статьясы буенча, законсыз рәвештә сугыш припаслары саклаган өчен, Н.Хлюзовага карата хөкем карары чыгарды.

Н.Хлюзова 2002 елның 27 июлендә Яшел Үзән психоневрология интернатында эшләгәндә, палаталарның берсен җыештырганда, тумбочкаларның берсендә сугыш припаслары - 9 мм калибрлы 16 патрон таба һәм аны, өенә алып кайтып, кофе банкасына салып, шкафка яшерә.
Кыңгыр эш кырык елдан соң беленә, ди безнең халык. Монда да нәкъ шулай була. 2012 елның 26 мартында полиция хезмәткәрләре Н.Хлюзова бүлмәсендә тентү үткәрә һәм 10 ел элек яшерелгән сугыш припасларын таба. 9 мм калибрлы 16 патронны суд экспертизасы сугыш припаслары дип таный һәм ату өчен яраклы дип таба.
Хөкем итүгә тарыган Н.Хлюзова үзенең гаебен тулысынча таный һәм аның соравы буенча суд эше аерым тәртиптә карала.
Җәза чыгарганда суд хатынның гаебен тануын да, бу яман эш эшләгәненә ихластан үкенүен дә, кечкенә баласы булуын да исәпкә ала. Шулай ук Н.Хлюзова элек хөкемгә тартылмаган, эш урынында аңа уңай характеристика бирелгән.
Бөтенесен исәпкә алып, суд аңа, РФ Җинаятьләр кодексының 64нче статьясын кулланып, 5000 сум күләмендә штраф сала, аны дәүләт файдасына түләргә тиеш.
А.Әхмәтшин,
Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев