Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Скутер – иң куркыныч транспорт чарасы

Озын кышлар үтеп, матур җәйгә дә чыгып киләбез. Бу чорның да үз кыенлыклары бар. Сүз юл иминлеге турында бара. Җәен барыбыз да каядыр ашыга, хәтта җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннардан да чыгарга онытабыз кайвакытта. Нәтиҗәсе - юл фаҗигасе, җимерелгән машиналар, иң кызганычы - өзелгән гомерләр һәм имгәнүләр. Бу чорда ЮХИДИ...

Озын кышлар үтеп, матур җәйгә дә чыгып киләбез. Бу чорның да үз кыенлыклары бар. Сүз юл иминлеге турында бара. Җәен барыбыз да каядыр ашыга, хәтта җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннардан да чыгарга онытабыз кайвакытта. Нәтиҗәсе - юл фаҗигасе, җимерелгән машиналар, иң кызганычы - өзелгән гомерләр һәм имгәнүләр.
Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә юлда йөрүчеләргә, аеруча җәяүлеләргә һәм аларның юл кагыйдәләрен үтәвенә игътибарын юнәлтә. Шул максаттан чыгып, 6-12 майда ООН инициативасы белән җәяүлеләр иминлегенә багышланган «Җәяүлегә юл бир!» акциясе булып узды. Ә 15 майдан 15 июньгә кадәр Яшел Үзәндә «Игътибар - балалар!» дигәне җәйге каникуллар алдыннан балаларны һәм автомобиль йөртүчеләрне кисәтү, юл иминлеге кагыйдәләренә игътибарны юнәлтү өчен игълан ителгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар уздырачак, аңлату-әңгәмәләр алып барачак. Шушы акцияләрнең барышы турында күптән түгел журналистларга Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рәүф Галиев сөйләде.
Яшел Үзән республикада теркәлгән транспорт чаралары саны буенча бары Казаннан гына калыша. Шулай булгач, җәяүлеләргә дә, автомобиль йөртүчеләргә дә юлларда аеруча сак булырга кирәк. Җәяүлеләр гаебе белән ДТПларның саны җәен чагыштырмача артуы билгеле.
Узган елның шушы чорына 52 ДТП булып, 11 кешенең гомере өзелгән. Ә быел 29 юл фаҗигасе чыгып, 5 кеше үлгән. Матди зыян китергән юл-транспорт фаҗигаләре былтыр 1410 булса, быел 1535кә җиткән.
Республикада бу елның 3 аенда балалар зыян күргән 87 ДТП теркәлеп, аларда 90 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар ителсә, өчесенең гомере өзелгән.
Автомобиль һәм мотоцикл руле артына утырып чыккан яшүсмерләр чыгарган юл һәлакәтләре шактый. Шуны искәртергә кирәк: 18 яшькә җитмичә һәм йөрүгә хокук алмыйча торып, руль артына утыручы үзенә генә түгел, юлда йөрүчеләргә дә куркыныч тудыра. Ә мотоциклга яшүсмер 16 яшь тулгач кына утыра ала. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында киң кулланышка кергән скутерны йөртүгә хокук таләп ителмәсә дә, яшүсмергә 16 яшь тулган булу мәҗбүри. Әгәр дә бу үтәлмәсә, административ җәза ата-анага салына. 16 яше тулган яшүсмер скутеры белән кагыйдә бозса, аның үзенә 2500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин. Мондый җиңел транспорт чарасына мотошлемсыз утырырга ярамый. Менә шулай, Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында «Кобра» скутерын йөрткән 16 яшьлек яшүсмер юл чатында «Шевроле-Ланос» автомобиленә юл бирми, ДТП чыгып, бик авыр травмалар белән аны дәваханәгә озаталар. Кызганычка, аның мотошлемы булмаган.
2012 елда республика юлларында яшь скутерчылар катнашында 23 фаҗига чыгып, 21 кеше имгәнгән, берсе һәлак булган.
15 майда Яшел Үзәндә «Бала - төп пассажир» Бөтенроссия операциясенең I этабы башланды. Бу чорда шулай ук ДПС инспекторлары автомобиль салонындагы балаларны күз уңында тота. 12 яшькә кадәрге бала салонда махсус креслода булырга тиеш. Әлбәттә инде, рейдлар барышында яшь җәяүлеләр, велосипедчылар, мототранспорт, автомобиль йөртүчеләр тикшерелә.
Яшел Үзән шәһәре дәүләт автоинспекциясе кисәтүенчә, балалар өчен ата-ана җавап бирә. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында һәр көнне аңлатып, юлда көтелмәгән хәлләрнең уйламаганда килеп чыгарга мөмкинлеге турында гел сөйләп торырга кирәк. Мондый профилактик чаралар бары бер максат - төп пассажир - балаларның гомерен саклап калу өчен уздырыла. Менә шулай, 17 апрельдә Менделеевск районында кич белән спорт секциясеннән кайтканда 13 яшьлек яшүсмер тиешсез урыннан юл чыгып барганда ДТПга эләгеп һәлак булган. Ә җәяүлеләр юлы нибары 11 метр ераклыкта гына булса да. 20 апрельдә Алабуга - Ижевск юлында «Дэу-Нексия» автомобилен йөртүче төнге сәгать икедә басып торган «КамАЗ» автомобиленә бәрелгән. Машина йөртүченең хатыны һәм бер яшьлек баласы шул урында һәлак була. Үзе һәм пассажиры тән җәрәхәтләре алган. Автомобиль салонындагы беркем дә иминлек каешын эләктермәгән булган.
Юл-транспорт фаҗигаләрнең яртысы җәяүлеләр гаебе белән чыга. Бер өлешен ялгызы йөргән җәяүле балалар тәшкил итә. 10 яшькә кадәр бала юлга ялгызы чыгарга тиеш түгел. Юл андыйлар өчен иң куркыныч урын. Балаларга кичке вакытта яктылык бирүче элемент кертелгән кием киеп, яисә төсле браслет тагып йөрүне дә тәкъдим итә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Юкка түгел, андый баланы машина йөртүче әллә кайдан күреп алачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X