Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Сезнең барыгыз да – җиңүче!»

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү хәзер мөһим роль уйный. Андый балалар урам йогынтысына бирелми, куллары тәмәкегә үрелми, заман чире - наркоманиягә каршы тора ала һәм, әлбәттә инде, буш вакытын файдалы уздыра. Шул максаттан чыгып, республика күләмендә ел саен мәктәп укучылары арасында бәйге уздырыла. Менә шул конкурсның муниципаль этабы Яшел Үзәннең 1нче...

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү хәзер мөһим роль уйный. Андый балалар урам йогынтысына бирелми, куллары тәмәкегә үрелми, заман чире - наркоманиягә каршы тора ала һәм, әлбәттә инде, буш вакытын файдалы уздыра. Шул максаттан чыгып, республика күләмендә ел саен мәктәп укучылары арасында бәйге уздырыла. Менә шул конкурсның муниципаль этабы Яшел Үзәннең 1нче лицеенда булды.

Әлфия Зыякаева

Бу конкурста катнашу өчен жюри коллегиясенә (әгъзалары арасында мәгариф идарәсе, хокук саклау органнары, ветераннар советы вәкилләре бар иде) муниципалитет мәктәпләреннән 14 отряд материалларын алдан ук тапшырган. Нәтиҗәдә шул отрядлардан 8е генә сайлап алынган. Әйтик, алар арасында 3нче гимназиядән «Барс» профилактика отряды, 7нче мәктәпнең - «Вектор порядка», 9нчы лицейның - «Альтаир», 11нче мәктәпнең - «Патриот», 14нче лицейның - «Форпост», Норлат урта мәктәбенең - «Порядок и справедливость», Зөя урта мәктәбенең - «Беркут» һәм Осиново гимназиясенең «Гимназист» профилактика отряды бар иде.
Патриотик бәйге тантаналы төстә башланып китте. Жюри әгъзалары аларга уңышлар теләде. Алар каршында былтыргы муниципаль бәйгенең җиңүчесе, республика призеры - 1нче лицей отрядының күрсәтмә чыгышы да булды. «Смайл» вокаль ансамбле кызлары башкарган патриотик җыр катнашучыларны дәртләндереп, бәйгегә җан кертеп җибәрде. Отрядлар берсе артыннан берсе «Визит карточкасы» дигән иҗади номинациядә үз осталыкларын күрсәтте. Бу өлештә алар отрядның максаты, эшчәнлеге, бурычы турында төрле формада чыгыш ясады. Әлбәттә, бу эшчәнлек зур экранда да күрсәтелеп барды. Кемдер хәрби-патриотик юнәлештәге эшне сайлаган. Кайберләре - сәламәт яшәү рәвешен. Кайберләре волонтерлык белән шөгыльләнүгә өстенлек бирә. Бу конкурста «Вектор порядка» командасы бар яктан да аерылып торды. «Беркут» отряды гел кызлардан гына тора, программалары да бик эчтәлекле булды, һәркайсы җиңүгә омтылды.
Интеллектуаль конкурста катнашучыларга бик катлаулы сораулар бирелде. Санаулы минутларда шуларга җавап табарга кирәк иде.
Отрядларның социаль проектларын тәкъдир итүләре дә бик кызыклы барды. Мәсәлән, «Беркут» отряды ятим балаларга ярдәм итә, «Патриот» Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнеп, материаллар җыя, электрон архив туплый, буыннар арасында элемтәне ныгыта. «Гимназист» отряды авыр тормыш шартларына эләккән яшүсмерләр белән элемтә урнаштырган, макулатура җыя, йомшак уенчыклар җыеп, дәваханәдә ятучы ятимнәргә булыша.
Конкурс актлар залыннан спорт залына күчеп, анда отрядлар стройга тезелеп маршировка чыгышларын күрсәтте. Бу өлеш тә катнашучылардан зур әзерлек, алай гына да түгел хәрби әзерлекне таләп итте. Һәр отрядның бу номинациядә дә үз йөзе, үзенең «йөзек кашы» булды.
Ниһаять, мәртәбәле жюри конкурс нәтиҗәсен игълан итте. Аларның фикере төрлечә булса да (һәр номинация буенча 1дән алып 10га кадәр баллар куелып барды), барысы да I урынны бертавыштан күп номинацияләр буенча өстенлекле булган һәм иң күп баллар җыйган «Вектор порядка» (7нче мәктәп) профилактика отрядына бирде. II урынга «Барс» отряды лаек булды. III урын «Гимназист» отрядында булса, IV урында - «Беркут» отряды һәм башкалар. Норлаттан «Порядок и справедливость» отряды актив катнашучы буларак аерым билгеләнде. Җиңүчеләргә генә түгел, катнашучыларга да грамоталар тапшырылды. «Барысы да позитив, бар чыгышлар да кызыклы. Конкурска килгәнсез һәм актив катнашкансыз икән, нинди урын алуыгызга карамастан, сезнең барыгыз да - җиңүче! - диде жюри әгъзалары катнашучыларны котлап. - Һәрвакыт шундый булып калыгыз. Уңышлар сезгә!».
Конкурс җиңүчесе - «Вектор порядка» профилактика отрядына хәзер тагын да зуррак сынауга әзерләнергә - республика бәйгесенә барып, район даны өчен көрәшергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев