Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Наркополицейскийларга эш күп

- Яңа ел бәйрәмендә наркоконтроль хезмәткәрләренә эш җитәрлек булды, - дип сөйли РФ УФСКНның Яшел Үзән МРО өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова. - Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике җинаять ачыкланды. Эш менә ничек була. Яшел Үзәндә әнисе һәм җиде яшьлек баласы белән яшәүче 37 яшьлек хатын фатирын притон итеп тә тота....

- Яңа ел бәйрәмендә наркоконтроль хезмәткәрләренә эш җитәрлек булды, - дип сөйли РФ УФСКНның Яшел Үзән МРО өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова. - Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике җинаять ачыкланды.

Эш менә ничек була. Яшел Үзәндә әнисе һәм җиде яшьлек баласы белән яшәүче 37 яшьлек хатын фатирын притон итеп тә тота. Бу фатирда наркотикка бәйле кешеләр наркотик матдә - дезоморфин ясарга җыела торган була. Әнисенең, шулай ук наркополицейскийларның күп санлы кисәтүләренә карамастан, хатын фатирын притон итеп тотудан туктамый. Шулай ук наркоманнарга да Татарстан Республикасында кодеинлы препаратларны сатуның тыелуы турында гамәлгә кергән закон кыңгыр эшләрен дәвам итәргә комачауламый. Дөрес, аларга хәзер ераккарак - күрше республикага йөрергә туры килсә дә. Әмма бу юлы наркокулинарларның тырышлыклары барып чыкмый. Борынны ярып керә торган исле агу ясалып бетүгә, фатирга наркополицейскийлар килеп керә. Фатирда хуҗабикәдән тыш, доза кабул итәргә килгән тагын ике хатын, бер ир була. Тентү барышында наркотик ясалган савыт-саба һәм 0,43 грамм дезоморфин табыла. Хуҗабикәгә карата, наркопритон тоткан һәм наркотик матдә саклаган өчен, җинаять эше кузгатырга гына кала.
5нче төзәтү колониясендә утыручы ир дә, үзен кулга ала алмыйча, хөкемдә була торып, яраткан шөгылен ташламый. Аның исеменә килгән почта бандеролендә «Принцесса Ява» яшел чәе эченнән JWH-203 наркотик матдәнең 1,56 грамм аналогы табып алына.
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә һәркем үзенең өлешен кертә ала. Кызганычка, наркотиклар безнең тормышка ныклап кереп утырды хәзер һәм моңа күз йомарга кирәкми. Наркотиклар әйләнешенә кагылышлы мәгълүматны 5-55-00 ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә була.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X