Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Милиция Кыш бабае

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә «Милиция Кыш бабае» акциясен үткәрде. Хокук тәртибен саклаучылар, мундирларын кышкы могҗизалы бәйрәм персонажлары костюмнарына (әмма погонлы) алыштырып, тәртип бозган һәм артык шук кечкенә малайлар һәм кызлар янына барды һәм аларга бүләкләр өләште. Акция барышында полиция хезмәткәрләре авыр һәм акча...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә «Милиция Кыш бабае» акциясен үткәрде. Хокук тәртибен саклаучылар, мундирларын кышкы могҗизалы бәйрәм персонажлары костюмнарына (әмма погонлы) алыштырып, тәртип бозган һәм артык шук кечкенә малайлар һәм кызлар янына барды һәм аларга бүләкләр өләште.

Акция барышында полиция хезмәткәрләре авыр һәм акча кереме аз булган гаиләләрдәге балалар өчен кием-салым, уенчыклар, китаплар, канцелярия кирәк-яраклары җыюны оештырган иде. Моннан тыш, күпләр акча җыярга да теләк белдерде һәм шул акчага 72 Яңа ел бүләге сатып алынды. Шулай ук ЯҮМР башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе дә, полиция хезмәткәрләренең хәйрия ярдәме күрсәтү турындагы үтенеченә колак салып, 150 бүләк бирде.
Полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре, Кыш бабай һәм Кар кызы киеменә киенеп, бу көннәрдә авыр гаиләләргә, балалар йортларына, приютларга, шифаханәләргә һәм дәваханәләргә барды. 135 гаилә баласы (шуларның 8е - күп балалы, 11е - акча кереме аз булган гаилә) барысы 200дән артык татлы бүләк, канцелярия товары, уенчыклар, кием-салым алды. 28 декабрьдә ОПДНда профилактик исәптә торучы гаиләләрнең 60ка якын баласы 7нче мәктәпкә чакырылган иде. Балалар сәхнәләштерелгән тамаша карады, аннары погонлы Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән әйләнде, уйнады, җырлады, шигырь сөйләде.
Гаиләләрдә һәм балалар учреждениеләрендә булганда хокук тәртибен бозучы кечкенәләр һәм аларның әти-әниләре арасында профилактик эш алып барылды. Кызганычка, балаларын тәрбияләү буенча вазыйфаларын үтәмәүче ата-аналар тагын ачыкланды: янә өч социаль-авыр гаилә исәпкә куелды. Әлеге чаралар барышында полиция хезмәткәрләре 1983 елда туган гражданин С.ның 11 һәм 14 яшьлек туганнан туган сеңелкәшләрен кыйнавы ачыклады. Әлеге ир җинаять җаваплылыгына тартыла.
Л.Куликова,
эчке эшләр бүлегенең
матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X