Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Җитәкчегә – штраф

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы торак йортларны тотуда торак-коммуналь законнарының үтәлешен тикшереп тора. Бу юлы, яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча Фрунзе урамындагы 7нче йорт тикшерелде. Йортның подвалында ут юк, салкын су торбалары тузган, подвалда инженерлык җиһазларының төзексезлегеннән канализация сулары эләгү аркасында һавасы дымлы, җире юеш һәм сасы. Түбәсе тигез тимер бетоннан булса да,...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы торак йортларны тотуда торак-коммуналь законнарының үтәлешен тикшереп тора. Бу юлы, яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча Фрунзе урамындагы 7нче йорт тикшерелде.

Йортның подвалында ут юк, салкын су торбалары тузган, подвалда инженерлык җиһазларының төзексезлегеннән канализация сулары эләгү аркасында һавасы дымлы, җире юеш һәм сасы.
Түбәсе тигез тимер бетоннан булса да, аның агып төшә торган эчке торбасы бар. Әмма бу системаның төзек булмавы аркасында өченче подъездда түбәдән аккан су электр щитына эләккән. Бу подъездда 5нче дән 3нче катка кадәр кайбер фатирларны су басу очраклары күзәтелгән. Түбәгә чыгучы техник кат та чүп-чар белән тулган.
Тикшерү нәтиҗәсендә шәһәр прокуроры «Торак комплексы» идарәче компаниясе» җәмгыяте директорына карата РФ КоАПның 7.22нче маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм, аны карау өчен, ТР Дәүләт торак инспекциясенә җибәрде. Эш инспекциядә каралганнан соң, директор административ җаваплылыкка тартылды, ягъни аңа штраф салынды.
М.Мөхәммәдиев,
прокурорның өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев