Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Исерек машина йөртүчеләргә җәза кырыслана - канун хупланды

Бүген Россиянең Федерация советы исерек килеш машина йөртүчеләргә карата кырыс җәзалар турындагы канунны хуплады. Россиядә ел саен юл-транспорт һәлакәтләре аркасында 25 мең кеше үлә, 250 меңнән артыгы төрле дәрәҗәдә имгәнә. Шунысы кызганыч: әлеге саннар соңгы өч ел эчендә кимеми диярлек. Хәтерләсәгез, 2012 елда исерек йөртүче автобус тукталышында 7 кешене бәрдереп...


Хәзер кодекстан мәҗбүри эшкә җәлеп итү бүлеге юкка чыгарыла. Хәтерләсәгез, аны исерек хәлдә саксызлык аркасында ике һәм аннан кебрәк кешенең үлеменә китергән очраклар өчен кулланалар иде. Закон көченә кергәч моның өчен кимендә 4 елга иректән мәхрүм итәчәкләр. Хәзер 9 елга кадәр иректән мәхрүм итүче максималь срок кына бар иде.

Тагын бер яңалык кертелә - икенче кабат исерек килеш тотылучыларга 200 меңнән алып - 300 меңгә кадәр (яки ике елга кадәр керем) штраф салыначак, яисә алар 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген исерек йөртүчеләргә 30 мең сум штраф салына һәм ике елга "права"лары алына.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Фото http://nash-yaroslavl.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X