Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Җир бүлешә алмаганнар

Республикада җир участоклары бирү иң коррупцияле өлкәгә әйләнде. Вазифадагы затлар җинаятьләрне нәкъ менә шул муниципаль җирне бүлгәндә кыла. Яшел Үзән судының Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты белгече 60 яшьлек ханымга чыгарган хөкем карары үз көченә кертелде. Прокурор урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, узган елның язында белгеч Казанда яшәүчегә Осиноводан 0,06...

Республикада җир участоклары бирү иң коррупцияле өлкәгә әйләнде. Вазифадагы затлар җинаятьләрне нәкъ менә шул муниципаль җирне бүлгәндә кыла. Яшел Үзән судының Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты белгече 60 яшьлек ханымга чыгарган хөкем карары үз көченә кертелде.
Прокурор урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, узган елның язында белгеч Казанда яшәүчегә Осиноводан 0,06 гектар мәйдан җир участогы алырга тәкъдим итә. Әмма ул җир участогының ЯҮМР муниципаль мөлкәте исәбендә булуын кисәтми. Ул аңа җирнең өченче затка каравын, 430 мең сум белән бәяләнүен һәм аны хуҗасына тапшырачагын әйтеп, таләп ителгән күләмдәге акчаны үз кесәсенә сала. Аннан соң чиновник хатын хуҗалык кенәгәсенә әлеге җир участогының 1997 елның 1 гыйнварына кадәр сатып алучының әнисенеке булуы турында ялган белешмә кертә (әгәр җир 2001 елга кадәр бирелсә, милеккә булган хокукны бушлай теркәргә була). Җирнең яңа хуҗасы хуҗалык кенәгәсеннән ялган күчермә алып, аны межалау өчен дәүләт органына мөрәҗәгать итә. Ике атнадан соң аңа җирнең бирелә алмавын һәм аның ЯҮМР башкарма комитеты карары белән яңа урам өчен межаланган булуын хәбәр итәләр. Шок хәлендәге ир чиновниктан ачыклык кертүне сорый. Әмма бу аның өчен дә көтелмәгән яңалык булып чыга. Дәүләт хезмәткәре бу иргә шул ук бәядән икенче участок тәкъдим итеп карый, әмма зыян күргән ир намуссыз чиновник белән башка эш итәргә теләми. Ир биргән акчасын кире сорый, әмма хатын ашыкмый. Зыян күрүчегә полициягә гариза язарга гына кала. Шуннан соң гына ялганчы хатын аңа акчаны кире кайтарып бирә. Тикшерү барышында тагын бер вазифадагы затның - башкарма комитет җитәкчесе урынбасарының да хезмәт урыныннан үзе өчен файдалануы билгеле була. Аңа карата да җинаять эше кузгатыла.
Суд бу хатыннарның икесен дә гаепле дип таный. Беренчесенә 150 мең сум штраф салына. Ә икенче ханымга дәүләт файдасына 50 мең сум кайтарып бирергә туры киләчәк.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев