Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Игътибар: өйрәнүләр!

Республиканың террорчылыктан саклануын тикшерү максатыннан, 7сеннән 17 ноябрьгә кадәр өйрәнүләр узачак. Әлеге өйрәнүләр кысасында Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарына килеп, Универсиада-2013 объектларына, вокзал, кибетләргә, кинотеатрларга һәм кеше күп була торган башка урыннарга үтеп керергә һәм шартлаткыч җайланмалы муляжлар куярга теләгән «диверсант»ларны ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла....

Республиканың террорчылыктан саклануын тикшерү максатыннан, 7сеннән 17 ноябрьгә кадәр өйрәнүләр узачак. Әлеге өйрәнүләр кысасында Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарына килеп, Универсиада-2013 объектларына, вокзал, кибетләргә, кинотеатрларга һәм кеше күп була торган башка урыннарга үтеп керергә һәм шартлаткыч җайланмалы муляжлар куярга теләгән «диверсант»ларны ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла.
«Диверсант»лар (20-40 яшьләрдәге яшь таза ир-атлар) кибетләрдә, даруханәләрдә, торак пунктларда зур күләмдә химик матдә сатып алырга, төрле учреждениеләр эше белән актив кызыксынырга, фотога төшереп йөрергә теләк белдерергә мөмкин. Аларның арендага автотранспорт алырга, кунакханәләрдә яшәргә, фатирга керергә, мигрант буларак эшкә урнашырга, турфирмаларга, торак наймы агентлыкларына һәм башка учреждениеләргә керергә дә теләге булмый калмас. Сездән SIM-карта яисә кәрәзле телефон сатып алуны сораулары да бар.
Игътибарлы булыгыз! Хокук саклау органнары мондый типтагы шикле затлар турында түбәндәге телефоннарга шалтыратуны сорап мөрәҗәгать итә:
4-47-04 (Россия Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Яшел Үзән район бүлегенең кизү тору бүлеге);
4-43-43 (Россия ЭЭМның Яшел Үзән районы бүлегенең эшче төркеме);
4-20-44 (РФ УФСБның Яшел Үзәндәге бүлегенең кизү тору часте).
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250