Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Бурычны түләргә кирәк

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы «Восток Зернопродукт «Заволжья», «Прогресс», «Әйшә МТСы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә хезмәткәрләргә вакытында хезмәт хакы түләү буенча хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында әлеге предприятиеләр җитәкчеләренең РФ Конституциясен һәм хезмәт турындагы закон таләпләрен үтәмәве ачыкланды. «Восток Зернопродукт «Заволжья» җәмгыятенең 2012 елның май ае өчен 201 хезмәткәргә хезмәт хакы...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы «Восток Зернопродукт «Заволжья», «Прогресс», «Әйшә МТСы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә хезмәткәрләргә вакытында хезмәт хакы түләү буенча хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында әлеге предприятиеләр җитәкчеләренең РФ Конституциясен һәм хезмәт турындагы закон таләпләрен үтәмәве ачыкланды.
«Восток Зернопродукт «Заволжья» җәмгыятенең 2012 елның май ае өчен 201 хезмәткәргә хезмәт хакы буенча 2 млн 397 мең сум бурычы бар. Апрель ае өчен хезмәткәрләргә хезмәт хакы 1 млн 198 мең суммасында, прокурор чарасы күрелгәннән соң гына, 2012 елның 8 июнендә түләнгән. Нәтиҗәдә Яшел Үзән прокуратурасы әлеге җәмгыять җитәкчесенә карата, 2012 елның 24 апрелендә РФ КоАПның 5.27 маддәсенең 1нче өлеше буенча, административ хокук бозу турында эш кузгатты. Ә Татарстан Республикасы прокуратурасы бу җәмгыятьнең учредительләренә күрсәтмә бирде һәм закон бозарга ярамаганлыгы турында кисәтү дә ясады.
Шулай ук «Прогресс» җәмгыятенең дә 61 хезмәткәргә 2012 елның февраль, март, апрель, май айлары өчен бурычы бар. 2012 елның 1 июненә ул 1 млн 247 мең сум тәшкил итә. Юридик затларның бердәм дәүләт реестры күчермәсенә ярашлы рәвештә «Прогресс» җәмгыятенең учредителе булып юридик зат - «Татплодоовощпром» ябык акционерлык җәмгыяте («Татплодоовощпром» ЯАҖның генераль директоры һәм аның урынбасары) тора.
«Прогресс» җәмгыяте нигездә үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Хезмәт законын бозган өчен, «Прогресс» җәмгыяте директорына карата, 2012 елның 15 маенда РФ КоАПның 5.27нче маддәсенең 1нче өлеше буенча, административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм кисәтү ясалды.
Әмма, прокуратура юнәлешендә чаралар күрелсә дә, хезмәт хакы буенча бурыч 1 июньгә 1 млн 216 мең сум тәшкил итә.
Шундый ук хезмәт законы бозу очраклары «Әйшә МТСы» җәмгыятендә дә күзәтелә. Монда 27 хезмәткәр 2012 елның мартыннан бирле хезмәт хакы алмаган. Бурыч - 344 425 сум.
Яшел Үзән прокуратурасы «Әйшә МТСы» җәмгыяте директорына карата, югарыда әйтелгән маддә буенча, административ эш кузгатты һәм җитешсезлекне төзәтү турында күрсәтмә бирде. 2012 елның 29 мартыннан әлеге җәмгыять директоры үз теләге белән эштән киткән. Бу җәмгыятьнең 2006 елның 23 ноябрендәге учредительләр килешүенә ярашлы рәвештә учредителе булып юридик зат - «Татплодоовощпром» ЯАҖ (генераль директоры һәм аның урынбасары) тора.
2012 елның 26 июнендә ТР прокуроры урынбасары Г.Галимов «Татплодоовощпром» ЯАҖ генераль директорына язма формада кисәтү ясады. Шулай итеп, хезмәт хакы түләнмәү сәбәпле гражданнарның хезмәт һәм конституцион хокуклары бозылу җәмгыятьтә социаль киеренкелек чыгарып, киң җәмәгатьчелек арасында резонанс тудырырга мөмкин.
Нурия Хәмидуллина,
Яшел Үзән прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев