Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Алгы сафта

1996 елда 20 яшьлек сержант Сергей Строителевны Йошкар-Олада Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткәндә «кайнар ноктага» җибәрәләр. Чечня һәм Дагыстанда бик күп батыр, кыю, көчле рухлы кешеләр белән очрашып дуслаша ул. Авыр сугыш операциясендә яраланганнан һәм күп дусларын югалтканнан соң, чын дуслыкның һәм хәрби бурыч үтәүнең чын мәгънәсенә тагын...

1996 елда 20 яшьлек сержант Сергей Строителевны Йошкар-Олада Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткәндә «кайнар ноктага» җибәрәләр. Чечня һәм Дагыстанда бик күп батыр, кыю, көчле рухлы кешеләр белән очрашып дуслаша ул. Авыр сугыш операциясендә яраланганнан һәм күп дусларын югалтканнан соң, чын дуслыкның һәм хәрби бурыч үтәүнең чын мәгънәсенә тагын да ныграк төшенә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. Шул вакытта ул үзенең җинаятьчелеккә каршы көрәшнең алгы сафында торачагын аңлый.
Армиядән кайткач, Сергей җинаятьләрне эзләү хезмәтенә килә, әмма армиядәге кебек аның һаман алда буласы килә. Театр гардеробтан башланса, полиция - кизү тору бүлегеннән. Монда ярдәмгә мохтаҗлардан гаризалар кабул итәләр, хокук бозучыларны да иң беренче шушында китерәләр, гомумән, бөтен оператив мәгълүмат иң беренче шушы бүлеккә килә. Строителев соравы буенча 2001 елда аны оператив кизү торучы ярдәмчесе итеп куялар. Сергей монда шунда ук үзенең нинди хезмәткәр булуын исбатлый.
Бөтен һөнәри үсеш баскычларын узып, 2007 елда ул эчке эшләр идарәсенең смена җитәкчесе була. Акыллы, киң күңелле, тәрбияле, грамоталы кеше буларак, бөтен информациянең үзәгендә тора, бөтен вакыйганы контрольдә тота. Кизү тору часте хезмәткәрләренең әдәпле булуына бик күп нәрсә бәйле.
Сергей копилкасында ачылган җинаятьләр бик күп. Аның эшендә вак-төяк дигән төшенчә юк. Һәр җинаять зур җинаять итеп карала, тиешле чарасы тиз арада күрелә. Аңа кизү торганда, бүлек җитәкчесе булмаганда, аның исеменнән дә карарлар кабул итәргә туры килә. Бу аңардан үтә зур җаваплылык таләп итә. Ә Сергей сыната торган кеше түгел.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев