Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәзаның җиңеле юк

Бер атнада 10 машина йөртүче салмыш килеш тотылган. Алтысы кабаттан.

Юллар хәзер иң куркыныч урыннарның берсе булып тора. Шуңа карамастан, машиналар саны көннән-көн арта, алар белән бергә юл-транспорт фаҗигаләре дә. Һәлакәтләрне булдырмас өчен кагыйдәләрне биш бармагың кебек белү, игътибарлы һәм бик тәртип ле булу кирәк. Юллар хаталарны кичерми!

ЮХИДИ инспекторлары, юл- транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, даими тикшерүләрне уздырып тора. Кызганычка, узган атнада алкоголь куллануга бәйле 10 шикле автомобильче тотылып, шуларның алтысы шундый ук тәртипсезлеген кабат кылган. Суд һәр очрак буенча, тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, үз вердиктын чыгарачак.

Яшел Үзәннең Зур Завод урамында «БМВ 318» автомобилен йөртүче, полиция хезмәткәрләре таләбенә буйсынмыйча, Кооператив урамы буйлап баруын дәвам итә. Нәтиҗәдә, идарә итүне югалтып, машинасы белән агачка барып бәрелә, аңын югалта. ДТП чыгаручының авызыннан аракы исе аңкып тора. Урынга ашыгыч медицина ярдәмен чакырталар. Әмма бу кеше дәваханәгә барудан баш тарта. Полицейскийлар ачыклаганча, бу 26 яшьлек ир моңа кадәр дә РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җавапка тартылган булган. Хокук бозуның кабатлануы нәтиҗәсендә аңа җинаять җәзасы билгеләнергә мөмкин.

Полициянең кизү тору бүлегенә Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында юл-транспорт һәлакәте чыгу турында хәбәр килә. Фаҗига чыккан урында «Лада Калина» автомобилен йөртүче 29 яшьлек ирдән полицейскийлар аракы исен сизеп ала. Өстәвенә, аның идарә итү хокукыннан 20 айга мәхрүм ителгән булуы да беленә. Бу иргә карата тагын административ материал төзелә. Әлеге автомобильчене бу очракта җитди җәза көтә.

Әйшәнең Садовая урамында 37 яшьлек ир йөртүендәге «ВАЗ-2114» автомобилен туктаталар. Йөртүчегә Алкотектор приборы белән тикшерү тәкъдим ителгәч, ул ризалык бирә. Прибор алкогольне 0.812 мг/л күрсәтә. Административ беркетмә төзиләр, ә машинасын махсус тукталышка куялар.

Столичная урамында «Мазда-6» автомобилен йөртүче 39 яшьлек ир хокукыннан 20 айга мәхрүм ителгән килеш наркотик куллануга шикләнеп тоткарлана. Чынлап та, Алкотектор аңарда алкоголь күрсәтми. Тоткарланучының ризалыгы белән полицейскийлар аны психоневрология диспансерына алып китеп, тикшерү уздырталар. Химико-токсикологик тикшерү нәтиҗәсендә аның тыелган матдә кулланганлыгы ачыклана. Бу автомобильчегә карата РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелә. Моннан алда да аңа административ материал төзелгән булган инде. Ул әле 8 июньдә генә законлы көченә кергән, ягъни 20 айга хокукыннан мәхрүм ителеп, аңа тагын 30 мең сум штраф салынган.

Подгорная урамында тотылган «ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 21 яшьлек егет Алкотекторга өрүдән дә, наркология диспансерына барудан да баш тарта. Моннан алда да аңа административ материал төзелгән, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Васильевоның Ленин урамында шикләнеп туктатылган «ВАЗ-2106» автомашинасын йөртүче 25 яшьлек ирдән алкоголь исе килеп торганга күрә, аңа Алкотектор приборына өрергә кушыла. Автомобильче бер каршылыксыз ризалаша. Аның сулап чыгарган сулышында 0. 623 мг/л алкоголь табыла. Әмма нәтиҗәсе белән машина йөртүче килешми. Шуннан соң аңа наркологиягә барып медицина тикшеренүе узарга тәкъдим итәләр. Нәтиҗәсе: 0.337 мг/л. Административ беркетмә төзелә. Бу кешенең дә моннан алдагы административ хокук бозган өчен җәзасы әле яңа гына үз көченә кергән. Ул 18 айга хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф салынган булган. Төзәлә алмаганнарны җинаять җәзасы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев