Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үз тормышыбызны - үзебез ямьсезләмик...

Яз кояшы көннән-көн ныграк елмайган, гомумән, табигать кышкы йокыдан уянган чорда үз тормышыңны үзең күңелсезләү бер дә шатландырмый.

Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлларга рейдларга чыккач әледән-әле салмыш автомобильчеләргә юлыгуы гына күңелне тырный. Бәла аяк астында. Руль артында бер ялгыш хәрәкәт ясадыңмы, фаҗигаләр чыгарга гына тора. Ә спиртлы эчемлек кулланып юлга чыгучылар һәрвакыт куркыныч астында.
Д.Р.Әсәдуллин йөртүендәге автомобильне инс пекторлар планлы рейд барышында шикләнеп туктаткан. Тикшерү уздыру нәтиҗәсе буенча йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр.
Җәмәгать судьясы гаепләнүченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җавапка тартылмавын исәпкә алып, аны машина йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итә. Ә инде 30 мең сум штраф андыйларның барысына да койрык кебек тагыла. Нинди генә җәза булса да, алар җиңел түгел. Үтәмәсәң, яисә шуны ук кабаттан кылсаң, җәза тагын да катгыйлана. Бу кеше мондый гамәлне башка кылмас дип ышанырга гына кала.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте
иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев