Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юлларда иң куркынычы – исерек автомобильче

Хәзерге юлларда автомобильләр агымы бик күп булу сәбәпле айнык килеш тә машина йөртүе бик катлаулы.

Әмма кайбер йөртүчеләрне бу туктатмый шул. Рәхәтләнеп эчәләр дә, руль артына утырып, батыраеп юлга да чыгып китәләр.
18 октябрьдә, төн урталарында, Королев урамында «Мерседес» автомобиле белән идарә итүчене полицейскийлар шикләнеп туктатмакчы булгач, йөртүчесе гаебен аңлап, качып котылыр га маташкан. Тот каннар барыбер. Тикшереп карасалар, 25 яшьлек йөртүченең исерек булуы ачыкланган. Аның үзенә беркетмә төзелеп, машинасы махсус тукталышка илтеп куелган.

20 октябрьдә 18 сәгать 15 минутта Октябрьский урамында «Киа Рио» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир тизлекне арттырып, ДТП чыгарган. Йөртүчесенең исереклеге әллә кайдан күренеп торган. Шуны әйтергә кирәк, бу урамда хәрәкәт шактый күп. Ә кичке алтыларда ул икеләтә арта. Әлеге автомобильчегә административ материал төзелеп, машинасы тиешле урынга куелган.

23 октябрьдә, төн уртасында, Островский урамында «Хонда Солярис» йөртүче тыелган билге янында да хәтта кагыйдә үтәп азапланмаган, «обгон» ясаган. Нәтиҗәдә, аны сизгер ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп, «эләктереп» алган. Өстәвенә, йөртүчесе медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Хәзер аңа административ кодексның ике маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Исерек килеш машинага утырып чыгып, юлларда катлаулы ситуация тудырырга мөмкин булган кешеләр турында эчке эшләр бүлегенә 02 телефоны буенча һәммәбез дә шалтыратып хәбәр итә ала. Бергә көрәшсәк, файдасы тими калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев