ЮХИДИда эшләү «җиңел» һәм «куркыныч түгел»
3 июль – Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе оешкан көн.
Ул хезмәт СССРда 1936 елда барлыкка килгән. Россиядә аны быел 14нче тапкыр билгелиләр.
Көн саен телеэкраннардан һәм газета битләреннән исерек автомобильчеләрнең оператив тоткарлануын, аларның канәгатьсезлек белдерүләрен, еш кына хезмәткәрләргә буйсынмау очраклары белән танышып торабыз. Боларның барысы да ЮХИДИ хезмәткәрләреннән зур түземлек таләп итә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе көне уңаеннан без Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Идиятуллинга берничә сорау юллыйбыз:
– Рамил Илфатович, бик күпләр юл хәрәкәте иминлеге инспекторларының хезмәте җиңел, куркыныч түгел, табигать кочагында бер эшсез басып торалар дип уйлый. Сез шундый фикер йөртүчеләргә ни дип әйтер идегез?
– Кызганычка, андыйлар аз түгел. Безнең эшнең «җиңеллеге» турында иң беренче итеп якыннарыбыздан сорарга кирәк. Алар безнең ничек ял итүебезне бик яхшы белә. Хезмәтебез җаваплы һәм катлаулы, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә без һаман постта. Гомумән, буш вакытыбыз һәм ялларыбыз юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безнең арада очраклы кешеләр эшли алмый.
– Тагын шундый бер чет рекле сорау: «җәяүле һәрчак хаклы» дип әйтергә яраталар. Юлларда кайвакыт җәяүлеләрнең автомобильчеләргә карата тупас мөнәсәбәте, юл кагыйдәләренә төкереп каравы гаҗәпләндерә. Аларның шундый тәртипсезлегенә карата нинди дә булса закон каралганмы?
– Әлбәттә, закон бозган җәяүлеләргә дә Россия Федерациясенең Административ Кодексы буенча җәза кулланыла ала. Алар да машина йөртүчеләр кебек үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Гомумән, бу сорау ны тирәнтен һәм киңрәк итеп карарга кирәк. Юлларда бер-беребезгә карата хөрмәт булырга тиеш. Шул вакытта җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләре дә сирәгрәк булыр. Безнең эштә төп кыенлык – юл хәрәкәте кагый дәләрен үтәү кирәклеген аңламау, законга буйсыныр га теләмәү.
Әйе, белгәнебезчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең дорфа мөнәсәбәте, закон һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта, үз гаеп ләрен танырга теләмәүләре белән еш очраша. Һәрберсендә алтын урталык табу да җиңел түгел. Бу очракларда, әлбәттә инде, закон ярдәмгә килә. Шулай ук исерек хәлдә руль артына утырып чыгучылар аерым проб лемалар тудыра. Шуңа да юл инспекторларының эш көннәре бер-берсенә охшамаган, рейдка чыкканда нинди ситуацияләр белән очрашасын берничек тә алдан белә һәм планлаштыра да алмыйлар.
Елдан-ел юлларда машиналар саны арта, хәрәкәт катлаулырак һәм куркынычрак була бара. Шуның белән
ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшләре дә арта. Мондый шартларда юл хәрәкәтен җайга салу шактый катлау лана.
Бу һөнәр ияләре – юллардагы куркынычсызлык өчен җаваплы бердәнбер кешеләр, һәм аларның үз эшләрен ни дәрәҗәдә профессиональ һәм принципиаль рәвештә башкаруларына һәркайсыбызның сәламәтлеге һәм хәтта гомере бәйле!
Иртә таңнан кичкә кадәр һәм һава торышының нинди булуына карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрләре үз хезмәтләрен алып бара. Ул үзәк өзгеч салкынмы, коеп яуган яңгырмы, көчле җил булсынмы. Хезмәт бурычы – барыннан да өстен.
Эш хокук бозуга кадәр барып җитә икән, ЮХИДИ инс пекторына гаеплегә җәза бирергә туры киләчәк. Ә кайберәүләрне штраф салып кына мәҗбүр итәргә була, чөнки алар кисәтүләрне аңламый. Эш машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә җиткәндә, низаглар, янаулар башлана, ә исерек шоферлар еш кына каршылык күрсәтә һәм җәзадан котылыр га омтыла. Андый очракларда инспекторның үз тормышы да куркыныч астына куела.
Шулай итеп, юл хәрәкәте иминлеге Россия Федерациясенең мөһим социаль-икътисади һәм демографик бурычларының берсе. Автомобиль транспортында авариялелек тулаем җәмгыятькә дә, аерым гражданнарга да зур матди һәм мораль зыян китерә.
Бездә андый хезмәт юк дип бер секундка күз алдына китерсәк тә... юл хәрәкәте кагыйдәләре булмас, кем өлгер, шул хаклы булыр, руль артында исерекләр артыр иде…
Җәмәгатьчелек ягыннан әлеге структура хезмәткәрләренә мөнәсәбәт үзгәрсен иде. Кызганычка, күбебез аларның эшенең бөтен катлаулылыгын аңламый һәм теләми дә. Ә бит иң аз гына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу да авария хәленә китерергә мөмкин.
Моны онытмасак иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев