Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ Юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча 218 очрак теркәлгән

Шуларның 32сендә матди зыян китерелгән, 2сендә имгәнүчеләр дә булган. 6 автомобильче исерек килеш тотылган.

Алтысының штрафы түләнмәгән булган.
Олы Ходяш авылының Үзәк урамында «Лада Ларгус» автомобилен йөртүче 79 яшьлек ир төп юлдан килгән «Лада Калина» автомобиленә юл бирмәгән. Бу бәрелешүдән «Лада Калина» пасса жиры – 53 яшьлек хатын-кыз җиңелчә җәрәхәтләнгән, 80 яшьлеге үзәк район хастаханәсе реанимациясендә үлгән. Ә «Лада Ларгус»ның пасса жиры – 80 яшь лек хатын-кызның баш мие җәрәхәтләнгән, маңгай сөяге сынган.
Осипенко урамының 41нче йорты янында «Форд Фокус» автомобилен йөртүче 19 яшьлек егет юлда йөрү тизлеген арттырудан машинасы белән парковкаланган «ВАЗ-111930» автомобиленә барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, йөртүче үзе һәм ике пассажиры җәрәхәтләнгән. Аралашкан вакытта йөртүчедән алкоголь исе килеп торган. Тикшерү нәтиҗәсендә исерек булуы ачыклангач, аңа карата РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев