Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ 188 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

43ендә матди зыян китерелгән. 1 очракта имгәнүчеләр булган. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 24 яшьлек хатын-кыз һава шартларын исәпкә алмыйча, идарә итүне югалт кан һәм машинасы белән юл кырыена төшеп капланган. Нәтиҗәдә, төрле бәрелүләр белән, 20 һәм 21 яшьлек пассажирларны Яшел Үзән дәваханәсенә алып киткәннәр.
Яшел Үзәннең Степная урамында инспекторлар «Опель-Корса» автомобилен шикләнеп туктаткан. Йөртүчесе – 45 яшьлек ирдән аракы исе килеп торганга күрә, тикшерү уздырганнар. Нәтиҗәдә, аңа РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев