Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Юк!» дип әйтергә өйрәник

Аферистлар, ягъни төрле юллар белән, бигрәк тә мобиль элемтә, сул сайтлар һәм социаль челтәрләр аша ялганлаучылар турында язып, кешеләр хәбәрдар булсын дип, даими кисәтәбез. Әмма алдаулар да, югалтулар да кабатланып тора.

Безнең хәзер һәрберебездә дә кәрәзле телефон бар. Фатирларда стационар телефоннар да әле актив гамәлдә. Алар аша көн саен кем дә булса билгесез номердан шалтыратмый калганы юк диярлек. Менә шундый билгесез номердан белмәгән кешегә җавап бирүдән бер файда да юк, зыяннан ары. Боларны Яшел Үзән эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга таянып әйтеп була. Узган атнада хокук сакчылары теркәгән материалларга караганда, мошенниклык очрак лары кимемәгән. Дөрес, хәзер каршылык күрсәтүчеләр дә табыла. Мәсәлән, 66 яшьлек хатын-кызга билгесез зат улының юл фаҗигасе кылуын һәм хәтта, кеше үлүен хәбәр итеп өй телефонына шалтыраткан. Әлбәттә инде, пенсионер ханым шок хәлендә калган. Ялганчыларга шул кирәк тә. Аңардан улын коткаруга 500 мең сум таләп иткәннәр. 87 яшьлек пенсионер ханымнан кызы чыгарган авария өчен 850 мең сум сораганнар. Бәхетләренә, бу ике очракта да зыян күрүчеләр булмый калган. Матди зыяны булмаса да, ә әхлакый ягы? Өлкән яшьтәге кешеләргә күпме зыян салынуын бизмәнгә салып үлчәп булмый. Барысы да сәламәтлектә чагылыш таба. Бүген булмаса, иртәгә. Тотылган очракта бу намусын югалткан кырык алдарларга җавап тотарга туры килер, әлбәттә. Ялган хәбәр таратучыларга закон катгый.

Ә менә 74 яшьлек хатын-кыз оныгының авария кылуына ышанган һәм билгесез ир-ат кулына 100 мең сум акчасын подъездга үзе чыгарып тоттырган. Әлбәттә инде, берни дә булмаган, ә ялганчылар баеган. Шундый ук юл белән 75 яшьлек пенсионер ханым да алданган, шок хәлендә булып, 70 мең сум акчасын билгесез кеше кулына тоттыруын сизми дә калган. Э-э-эхх, башта улына үзе шалтыратып алган булса...
Соңгы вакытларда сайт аша акча инвестицияләү модага кереп бара. Шундый тозакка кешеләр эләкмичә калган бер атна да юк. Бу юлы Әйшәдә яшәүче 200 мең сумнан артык акчасын югалткан.

Васильевода яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз исеменнән интернет аша 52972 сумга кредит алу очрагы да таң калдыра. Ничек шулай итеп җайлы гына кеше кулына кредит бирәләр икән ул? Шәхесеңне дә тикшереп тору юк. Барысы да онлайн эшләнә. Бик уңайлы юл бу ялганчылар өчен. Ә Осиновода яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз ның мошенниклар санкцияләнмәгән кредит алуны туктату өчен дигән булып, 800 меңнән артык акчасын урлаган. Монда да бу ханыма банкка үзенә шалтыратып аласы булган да бит. Юк, аны ашыктырганнардыр, уйларга вакыт калдырмаганнардыр, психологик басым ясаганнардыр. Кеше алдый-алдый телефон мошенниклары үзләре психологка әйләнеп беткән диярсең.

Хокук сакчылары мондый ялганлау очракларын терки, тикшерүләр дә алып бара, әмма аферистларны тоту бик катлаулы. Шуңа күрә, үзебезгә игътибарлы булырга кирәк. Акча саклаганны ярата. Телефон аша шалтыраткан билгесез затларга «Юк!» дип әйтергә өйрәник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев