Йошкар-Ола-Яшел Үзән трассасында мәктәп автобусы КамАЗ белән бәрелешкән: өч кеше зыян күргән
Куяр урта гомумбелем бирү мәктәбе автобусы дәресләргә 18 бала һәм ике укытучыны алып барган була.
Марий Эл Республикасының Медведев районындагы трасса участогында мәктәп автобусы КамАЗ белән бәрелешкән. Авария иртән Йошкар-Ола - Яшел Үзән трассасының 22нче чакрымында була. Өч кеше зыян күргән: йөртүче һәм автобустагы ике укучы - аларның барысына да табиблар ярдәме кирәк булган.
"Акашевский" кошчылык фабрикасы КамАЗы белән автобусының юл-транспорт һәлакәте, беренчел версия буенча, йөк машинасы йөртүчесенең куркынычсыз дистанцияне үтәмәве аркасында килеп чыккан. Куяр урта гомумбелем бирү мәктәбе автобусы эчендә 18 бала һәм ике укытучы мәктәпкә барган.
Район прокуратурасы балаларны ташуны оештыруны җайга салучы кануннарның үтәлешен, шулай ук транспортның техник торышына карата таләпләрнең үтәлешен тикшерүне оештырырга кушты. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Фото МВД РМЭ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев