Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Язгы кисәтү: бәла аяк астында, коры үләнгә ут төртмәгез!

Яшел Үзәндә бер атнада янгын сүндерүчеләр 20дән артык очракта коры үләнгә ут кабудан чыккан бәла-казаларны юкка чыгарган.

Яз җиттеме, районда да, шәһәрдә дә былтыргы кипкән үлән, коры-сары, чүп-чар өемнәре яна башлый. Ярый үлән, чыбык-чабык кына янып калса, гадәттә шулардан корылмаларга, йорт-җирләргә һәм урманнарга да ут каба. Мондый юк кына чирәм яну да бик зур зыян китерергә мөмкин.

Кешеләргә дә, табигатькә дә. Ут үзеннән-үзе чыкмый, димәк монда кемнеңдер кулы уйнаган. Кемдер тирә-юнен чүп-чардан арындырам дип учак яккан, тәмәке төпчеге, йә шырпы ыргыткан, махсус яндыручылары да юк түгелдер. Моның ачык мисалы булып, узган атна эчендәге янгыннар тора. Шәһәрдә чыканыннан янгын сүндерүчеләр якындагы урманны көч-хәл белән генә саклап кала. Янгын сагы хезмәткәрләренең чын-чынлап «урак өсте» башланды.

Алар бер атнада ча кыру буенча 31 тапкыр чыккан. Шу ларның 21ендә ут капкан үләнне сүндерергә туры килгән. Мондый хәл ел саен кабатлана. Янгын сүндерүчеләр гадәти көннәрдә чакырулар буенча 7-8 тапкыр чыкса, яз көне җылы һава торышы башлану белән бу күрсәткечләр геометрик прогресс белән арта. Әлеге хезмәтнең бурычы – янгыннарга каршы көрәш, әмма чүп-чарны һәм коры үләнне сүндергән вакытта яшәүчеләрнең һәм, барыннан да элек, торак пунктларның иминлеге куркыныч астына куела. Шул ук вакытта зур матди һәм финанс чаралары сарыф ителә, моторесурс тотыла.

18 апрельдә, бер ял көне эчендә генә дә 8 янгын сүндерәләр. Беренче хәбәр Панау авылы янында үлән яну турында килә. Ут бер гектардан артык мәйданга тарала. Аны сүндерүгә Татар Танаеннан ирекле янгын дружинасы килеп җитә. Ә менә Бишбатман авылында чыккан янгынны монда яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы белән туктатып, зур бәла-каза булмый кала. Авылда дача йорты яна. Җирле халык шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыртып, ялкын чорнаган йортны сүндерергә ташлана. Хәлне көчле җил катлауландыра, ялкынның бөтен авыл буйлап таралу куркынычы яный. Авыл халкы моны яхшы аңлый һәм янгынны сүндерүдә зур ярдәм күрсәтә. Шул арада Карамалы Таудан 154нче янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре дә килеп җитә. Уртак тырышлык белән бәлане җиңеп чыгалар.

Бишбатманда ут белән көрәшкән вакытта, Яшел Үзәндә Украина урамында ташландык сарайлар яна башлый. Социаль челтәрләр минутлар эчендә, урман яна, дигән хәбәр таратса да, чынлыкта ут 3нче йорт янәшәсендәге сарайларда чыга. Ут коры үлән һәм куаклар буенча тирә-юньгә дә тарала башлый, 50 метр ераклыкта урнашкан гараж кооперативына да яный. Янгынның мәйданы 150 квадрат метрдан артып китә. Бу вакытта Васильево янгын сүндерүчеләре «Ивушка» бакчачылык җәмгыятендә бакча өендә чыккан янгынга ашыга. Шәһәрдә 53нче янгын сагы бүлекчәсе хезмәткәрләре Төзүчеләр проспектында, Озерная, Чапаев урамнарында коры үлән яну очракларын юкка чыгара. Әлеге кояшлы көннәр дәвамында Әйшә, Сафоново, Протоповка, Күгәй, Күгеш, Бакырчы кырларында да янгын очраклары була.

Вәзгыять, чыннан да, җитди. Узган елгы үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыру шактый мәшәкать тудыра. Мондый янгыннар очраклы чыкмый. Һәрберсендә диярлек кеше факторы тора.

Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм коры үлән яндырмаска кирәклеген искә төшерә.

Резедә Йосыпова,
8нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев