Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшүсмер такси машинасына атып, машина йөртүчене яралаган

Такси хезмәте өчен түләргә теләмәү 16 яшьлек казанлыны полиция участогына китергән. Сәфәреннән соң егет пневматик коралдан автомобильгә һәм машина йөртүчегә ата.

Узган шимбә кичендә булган әлеге хәл турында социаль челтәрләрдә зыян күргән ир-атның хатыны сөйләде. Хатын халыктан полиция хезмәткәрләренә ут ачучы яшүсмерне эзләүдә ярдәм итүләрен сорый.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта балигъ булмаган егет тоткарланган. Билгеле булганча, такси йөртүче белән конфликт барышында егет пневматик пистолеттан дүрт тапкыр аткан. Бер пуля зыян күрүченең күкрәгенә эләккән, икенчесе машина йөртүче ягындагы тәрәзәне ваткан. Вакыйга факты буенча тикшерү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев