Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел үзәнлеләрне «ялганчы» банкирлар талый

Һәр атнада меңәрләгән суммада акчалар билгесез затлар кесәсенә күчә.

Кеше талаулар, ялганлаулар, урлаулар һәрчак булган. Әмма җинаять челәре заманына күрә үз ысулларын кулланган. Хокук сакчыларына аларны фаш итү җиңел бирелмәсә дә, барыбер дә эзләренә төшкәннәр.

Ә хәзер Интернет заманында эшләр башкачарак тора. Халыкны бик нык алдыйлар. Шул ук вакытта Интернетта мыжлап торган онлайн мошенникларны тоту бик катлаулы. Көн саен кемне булса да кәкре каенга терәтеп торалар бит. Яшел Үзәннең эчке эшләр бүлегенә дә зар елап мөрәҗәгать итүчеләр кимеми. Хәләл акчаңны югалту кемгә җиңел бирелсен инде.

Бүген акчасыз ерак китеп булмый бит. Шуңа күрә дә телефоннан шалтыраткан билгесез затларга, яисә сайтлар аша алу-сату игъланнарының барысына да ышанмаска кирәк. Җиде кат уйлап, бер кат ризалык бирү дөрес рәк булыр, мөгаен. Әйдәгез, үз хаталарыбызда түгел, кеше хаталары аша өйрәник.

Мошенниклар корбаны булган кешеләр тәҗрибәсе аша аларны үзебез акылга утыртырга тырышыйк. Хәзер безнең барыбызның да кәрәзле телефоны бар һәм күбебезгә һәр көнне кемдә булса шик леләр, билгесезләр шалтыратмый калмый. Андыйлар белән элемтәгә кергән очракта, ничек булса саклану чараларын күрү турында уйларга кирәк. Чараның иң кулае, шәхси мәгълүматларыңны чит-ятларга бирмәү. Сиңа, хәтта, банктан дип исем-фамилияңне атап шалтыратсалар да.

Узган атнада, мәсәлән, Яшел Үзәндә 35 яшьлек ир-атка «банк»тан шалтыратып, картасыннан санкция ләнмәгән акча алуны туктатырга кирәк дип ялганлап, 200 мең сумга якын акчасыннан яздырганнар. 40 яшьлек яшел үзәнле дә шундый юл белән картасыннан 60 меңен алдырган. 19 яшьлек кыз 30 мең сумга якын акчасыннан колак каккан.

18 яшьлек кыз сайт аша аяк киеме сатып алам дип, банк картасыннан 20 меңен алдырган. 21 яшьлек яшел үзәнле дә Интернет-ресурс аша кроссовки сатучыга ышанып, мошенникка 3 мең сумнан артык акчасын күчергән.

Новониколаевскийда яшәүче сайтка машинасын сатарга дип игълан элгән булган. Билгесез зат аны залог кертәм дип алдаган һәм картасыннан 3 меңен үз кесәсенә салган.
Соңгы вакытларда кеше исеменә кредит алу фактлары теркәлә башлады. Бер ир-ат исеменә аферист лар 100 мең сумнан артык, икенче бер кешегә 14 мең сумнан артык кредит алган.
Ялганчылар ятьмәсенә эләгүдән сак булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев