Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел үзәнлеләрне алдыйлар да алдыйлар

Банк карталарыннан файдалану бик уңайлы. Бу хакта сүз дә юк.

Әмма куркынычы да җитәрлек. Шәхси мәгълүматларыңны сер итеп саклый белмәсәң, картадагы акчаңны минутлар эчендә югалтуың, алай гына да түгел үзең үк бүләк итүең бар. Андый очраклар һәрдаим теркәлеп тора.
19-26 июль көннзрендә генә дә яшел үзәнлеләр банк карталарыннан 400 меңнән артык суммада акчасын югалткан. Һәрберсенең үз сәбәбе, үз аргументлары, үз фикерләре. Ә мошенниклар башында бер генә уй – ничек булса да кешеләрне талау. Аларны тотуы да җиңел түгел. Безгә караганда, алар саклана, һәр уңайлы очракны үз файдаларына куллана белә.
Мәсәлән, яшел үзәнле картасын югалткан булган, әмма бу хакта банкка хәбәр итеп кенә өлгермәгән. Нәтиҗәдә, 10 мең сум акчасын билгесез зат алган. Шундый ук юл белән 40 яшьлек яшел үзәнле – 5 мең сумыннан, 46 яшьлек ир 30 меңеннән колак каккан.
Шулай ук электрон почта яисә фонд биржасы аша алдаулар да хәзер еш күзәтелә. Әйтик, 32 яшьлек ирне 24 мең сумга алдаганнар. Ә 43 яшьлек хатын-кыз биржада акча эшлим дип, 500 мең сумнан артык акчасын аферистларга күчергән.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев