Яшел Үзәнле полициягә аны кыйнап, телефонын талап алуларын хәбәр итә
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне тоткарлый. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә җирле 36 яшьлек ир билгесез кешеләрнең аны кыйнап, 5500 сумлык телефонын талауларын хәбәр итә.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, җинаять кылган көнне ул дуслары белән кафеда ял иткән, анда спиртлы эчемлек эчкән. Төн уртасында алар кафедан чыгып китә һәм аралашуларын урамда дәвам итә. Бу вакытта ерак түгел бер компания була. Алар арасында чыккан сүз низагы сугышуга кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә, яшь кешеләр зыян күрүчене кыйный һәм аның телефонын ала.
Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә оперативниклар җинаять кылуда Яшел Үзәннең 2004-2007 елларда туган дүрт кешесенең катнашы булуын ачыклый.
РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Тоткарланучылар күрсәтмәләр бирә. Аларга карата чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев