Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым акча эшләргә омтылып, мошенникларның хәйләсенә эләгә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү частенә җирле 48 яшьлек ханым бер миллион сумга якын акча урлаган билгесез затларны җаваплылыкка тарту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче сөйләгәнчә, социаль челтәрне караган вакытта ул өстәмә хезмәт хакы белән реклама тапкан. Хатын сылтама буенча күчеп, сайтта гариза калдыра. Бераздан соң аңа үзен биржа хезмәткәре дип таныштырган билгесез ир шалтырата һәм инвестицияләр белән эшләүнең асылын аңлата. Укытудан соң хатын шәхси кабинетка акча күчерә. Ләкин ялганчылар хезмәт хакын түләргә ашыкмый, һаман акча күбрәк сарыф итүне таләп итә. Яшел үзәнле үз акчаларын кире кайтара алмый. Мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 3нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев