Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә Осиново бистәсендә сукбай этләрнең балага һөҗүме факты буенча җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы

Эш гамьсезлек һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән эшләрне башкару турындагы маддәләр буенча кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә.

Этләр 29 апрельдә 11 яшьлек малайга һөҗүм иткән. Анда күп санлы тешләүләр диагностикалаганнар, хәзер бала хастаханәдә ята.

Тикшерү версиясе буенча, хайваннарның малайга һөҗүме Осиново авыл җирлеге башкарма комитетының һәм ТР Баш ветеринария идарәсенең билгесез вазыйфаи затларының күзәтүчесез хайваннарны аулау буенча чараларда закон нормаларын бозуга юл куюы аркасында килеп чыккан.

Хәзер булган хәлнең барлык шартлары ачыклана, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев