Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә оперативниклар шугалак урлауда шикләнелүчене тоткарлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районының кизү бүлегенә Казан шәһәрендә яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Зыян 600 мең сум тәшкил иткән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче бүлегендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында шугалак Казанда металл кабул итү пунктында ачыкланган.

Җинаять кылуда шикләнелеп, оперативниклар элек Биектау районында яшәүче 33 яшьлек ирне тоткарлаган. Сорау алган вакытта ир җинаять кылуын таный. Аңа карата читкә чыгып китмәү һәм үз-үзен тотышы турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев