Яшел Үзәндә малай таяк тотып эт артыннан йөргән
Балалар хайваннарны эзәрлекләгән.
Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым малайның ишегалдындагы эткә һөҗүм итүен видеога төшереп ала. Анда бала янына ике кешенең килеп, нидер әйтүе күренә, мөгаен, алай эшләргә ярамаганлыгы турында кисәтәләрдер. Әмма бала аларны тыңламый. Видеода хайванның таяклар белән куалап йөрүче балалардан качуы күренә. Видеоны төшерүче хатын-кыз билгеләп үткәнчә, әгәр бу очракта кемдер зыян күргән булса, әнисе этне гаепли башлар иде.
Социаль челтәрдә утыручылар малайның бу адымын гаепләде. Алар әти-әниләрнең балаларының урамда үз-үзләрен тотуына игътибар итүләрен, тиешле тәрбия бирүләрен үтенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев