Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә курьер-мошенник һәм таксист кулга алынды

Яшел Үзәндә туганнарына ярдәм күрсәтү сылтавы белән шәһәр халкының акчаларын урлаган курьерны тоткарлыйлар.

18 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең дежур частенә 57 яшьлек пенсионер ханымнан хәбәр килгән. Стационар телефонына билгесез кеше шалтыратып, оныгы дигән һәм аның гаебе буенча юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканлыгын, ашыгыч рәвештә акча кирәклеген әйткән. Соңрак хатын янына курьер килгән, аңа ул 100 мең сум акча биргән.

Шундый ук ысуллар белән мошенник гамәлләреннән тагын 3 яшел үзәнле зыян күргән, алар аферистларга миллион сумнан артык акча тапшырган.

Барлык 4 факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының "Мошенниклык" 159 маддәсенең 2нче һәм 3нче өлеше тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгаткан.

Үткәрелгән оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хезмәткәрләре тарафыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы хезмәттәшләре белән берлектә, бу җинаятьләрне кылуда шикләнеп, 22 яшьлек таксист һәм элек хөкем ителгән 24 яшьлек Казан кешесе тоткарланган.

Тоткарлау барышында алардан кәрәзле телефоннар, банк карталарын алганнар.

Шикләнелүчеләр РФ УПК 91 маддәсе нигезендә кулга алынган. Җинаятьчел эшчәнлекнең башка эпизодларын билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев