Яшел Үзәндә бер фатирда 24 киндер куагы тапканнар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 24 яшьлек яшел үзәнле фатирында тентү үткәрә. Алар биредә өч таблетка амфетамин, марихуана һәм 24 төп киндер табып, алганнар.
Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир сак астына алынган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ике маддә буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев