Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә автомобильләргә һәм автосервисларга ут төртү серияләре сәбәпчесен ачыкладылар

3 ноябрьдә 01.00 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү тору частенә автомашиналарга һәм Королев урамы буенча шиномонтаж остаханәсенә ут төртү турында хәбәр килеп ирешә.

Оператив-эзләү чаралары барышында шикләнелүчене тоткарлыйлар. Ул моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек ир булып чыккан.

Егет 3 ноябрьдә төнлә видеокүзәтү камералары үткәргечен кисеп, «Рено Каптюр» автомобиле капотына бензин сибүен һәм ут төртүен таный, нәтиҗәдә, стоянкада торучы тагын 4 машина зыян күрә.

Шуннан соң ир-ат юл аша гына урнашкан шиномонтаж остаханәсенә юл тота, ишек пыяласын ватып, яна торган катнашма салынган шешәне ата, шуннан бина яна башлый.

Моннан тыш, әлеге егетнең агымдагы елның сентябрь азагында кылынган тагын өч автомобильне ут төртүгә катнашы булуы ачыкланган. Яшел Үзән кешесе ачык автомобильләр эзли, аннан нидер урларга маташа, ә нинди дә булса дәлилләрне, бармак эзләрен яшерү өчен, ул транспорт чараларын яндыра.

Хәзерге вакытта тикшерү бүлеге РФ ҖК 167 маддәсенең 2 өлешендә каралган «аңлы рәвештә милекне юк итү яки зыян китерү» дигән җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. Шикләнелүчене кулга алганнар. Тикшерү дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев