Яшел Үзәндә 59 яшьлек ир-ат батып үлгән
5 августта 18.10 сәгатьтә ГЛОНАСС+112 системасы буенча Яшел Үзәндә «Дельфин» шифаханәсе тирәсендә ир-атның Идел елгасы култыгында суга кереп, кире чыкмавы турында хәбәр килә.
Урынга кичекмәстән Яшел Үзән ГИМС бүлеге, полиция хезмәткәрләре, Казан шәһәренең 2нче ЗПСО водолазлары, шулай ук Яшел Үзән районы сулыкларында коткару җәмгыяте әгъзалары чыга.
22.00 сәгать тирәсендә батып үлүченең гәүдәсе 6 метр тирәнлектәге ярдан 20 метр ераклыкта табыла. Ул Юдино бистәсендә яшәүче 59 яшьлек ир булып чыга.
Һәлакәтнең нечкәлекләре ачыклана.
Ел башыннан бу инде Яшел Үзән районында су стихиясенең 8нче корбаны, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 кешегә күбрәк.
Сак булыгыз, үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев