Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә 20 яшьлек егет әнисе белән бергә яшәүче 36 яшьлек ир-атның күкрәгенә пычак кадый

Бу хәл Яшел Үзәндә 5 ноябрьгә каршы төндә булган. Туктаров урамындагы бер йортның фатирында шикләнелүче егет зыян күрүчеләр белән бергә алкоголь эчкән.

Күпмедер вакыттан соң ызгыш башлана һәм көтмәгәндә килеп чыккан бәйләнешләрнең нигезендә егет ир-атка муенына пычак белән суга.

Егеткә карата "кеше үтерергә омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятькә катнашы барлыгын ул таный. Якын арада шикләнелүчегә карата чик кую чарасын билгеләячәкләр. Тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев