Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз үзенә кул салган

Яшүсмерне Карл Маркста ташландык биналар тирәсендә тапканнар.

Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Кызны Карл Маркста ташландык биналар тирәсендә тапканнар. Җирле халык үтеп баручы полиция хезмәткәрләреннән ярдәм сораган. Үсмерне Үзәк хастаханәгә илткәннәр, ләкин кызны коткарып кала алмыйлар.

Вакыйга урынына Яшел Үзән прокуроры урынбасары Фәргать Шәйхаттаров барды.
Гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев