Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районының төзәтү колониясе территориясенә наркотиклар кертергә маташкан инспекторны тоткарлаганнар

8 февральдә Яшел Үзән районында Карамалы Тау бистәсендә урнашкан колониянең ФКУ ИК-5 контроль-үткәрү пунктында, җәза үтүче затлар өчен наркотик чаралар алып керерегә маташканда, «Тикшерү сатып алу» Оператив-эзләү чаралары барышында, әлеге учреждениенең куркынычсызлык бүлеге кече инспекторы тоткарланган.

Оперативникларның шикләрен расларга Яшел Үзән хастаханәсе хирурглары ярдәм иткән. Табиблар тоткарланучының организмыннан ике төргәкне чыгара. Экспертиза мәгълүматларына караганда, аларда гомуми авырлыгы 22,2 грамм булган гашиш, марихуана һәм амфетамин булган.

9 февральдә ТР буенча Тикшерү комитетының 2нче бүлегендә Таракановка хезмәт вазифасыннан файдаланып, зур күләмдә наркотик һәм психотроп матдәләр сатарга маташуда гаеп белдерәләр. Суд аны 8 апрельгә кадәр СИЗОга җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев