Яшел Үзән районында янгында ике кеше һәлак булды
Республика клиника хастаханәсенә I-II дәрәҗә баш, кул һәм аяклары пешү белән (30%) өлкән ир-атны салганнар.
Ашыгыч хезмәтләргә, 23 февральдә, Яшел Үзән районы, Новониколаевский бистәсе, Үзәк урамы, 9А йорт адресы буенча янгын турында хәбәр килә. Янгынчылар килгәнче 6 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнә.
64 яшьлек ир-ат зыян күрә. Аның I-II дәрәҗә баш, кул һәм аяклары пешкән (30%) хәлдә дәваханәгә озаталар.
Мансард катны яшәү өчен биргән булалар. Ул вакытта анда 4 кеше яши, шулай ук милекче хуҗаның гаиләсе (5 кеше) яшәгән. Беренче катны коммерция эшчәнлеге өчен (эшләмәгән кафе, азык-төлек кибете) тапшырганнар. Милекчеләр һәм арендаторлар вакытлыча урнаштыру пунктында яшәргә теләмәгәннәр. Әлегә алар туганнары янында яшәячәк.
Янгын наряды газ һәм электр белән тәэмин итүне ябарга булган. Йортның 150 квадрат метр мәйданын сүндерә алганнар. Икенче катта ике кешенең гәүдәсе табылган. Аларның шәхесләре билгелиләр.
Янгынның якынча сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев