Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында батып үлгән ир-атның мәетен эзлиләр

ТР Яшел Үзән районында коткаручылар югалган 74 яшьлек ир-атны эзли. Хокук сакчылары аның батып үлүенә шикләнә.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке 17.00дә ашыгыч хезмәтләргә Васильево бистәсе янында 74 яшьлек ир-ат югалган дигән хәбәр килә. Эзләүгә ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм кинологлар белән полицейскийлар керешә. Бу хәл булган урында алар көймәгә тап була. Хокук сакчылары югалган кешенең батып үлүеннән шикләнә.

Бүген иртән ир-атның гәүдәсен эзләүгә водолазлар кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев