Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре элек кылынган җинаятьне ачкан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең дежур частенә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче 46 яшьлек ир гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул төнлә кемдер аның "Нива" автомобилен куып китәргә теләгәнен сөйләгән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының "Автомобиль яки башка транспорт чарасын, урлау максатыннан башка, законсыз үзләштерү" 166нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә хезмәткәрләр җинаять кылуга Васильево бистәсенең эшләмәүче, элек хөкем ителгән 17 яшьлек яшәүчесе катнашы барлыгын ачыклаган.

Егет тоткарланган. Ул хокукка каршы гамәл кылуда гаебен таныган. Аңа карата читкә китмәү һәм үзен тиешенчә тәртипле тоту турында подписка рәвешендә чикләү чарасы сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев