Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре банк картасыннан акча урлау очрагын ачыклаган

Россия Эчке эшләр министрлыгына Яшел Үзән районы буенча 18 яшьлек егет аның банк картасыннан акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре гариза бирүченең дусты - 20 яшьлек Яшел Үзән кешесен тоткарланган. Тоткарланучы үз гаебен таныган.

Ачыкланганча, ир-атлар алдагы көнне бергә спиртлы эчемлекләр эчкән. Зыян күрүче чыгып киткәч, дусты кәрәзле телефоннан файдаланып, аның мәгълүматларын үз телефонына күчергән. Алга таба, үз исәбенә 130 000 сум акчасын күчерә, аннан соң аларны картадан салдырып, үз өчен тота.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе "Мошенничество" тарафыннан каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Тоткарланучыга карата читкә китмәү һәм үз-үзен тиешенчә тоту турында подписка рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев