Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән полицейскилары талау очрагын ачыклады

Яшел Үзән районы полиция бүлегенә район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсеннән күп санлы тән җәрәхәтләре алган 49 яшьлек ир-ат китерелүе турында хәбәр килә.

Тәртип сакчылары ир-атның һөҗүмгә дучар булуын ачыклаган. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аның янына шәһәр урамнарының берсендә билгесез ике кеше килгән һәм акча таләп итә башлаган, баш тарткач кыйнап ташлыйлар.

Бу хәлне ачыклау барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре фаразланган бер җинаятьчене тоткарлый. Ул 15 яшьлек егет булып чыга. Икенче шикләнелүченең шәхесе билгеләнгән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев