Васильеводагы янгында өч ир-атның үлеме аркасында Тикшерү комитеты үтерү буенча эш кузгаткан
Исегезгә төшерәбез, фаҗига Васильево бистәсендә узган шимбәдә булды.
Васильево бистәсенең Яңа урамындагы йортларның берсендә янгын сүндерү барышында өч ир-атның гәүдәләре табылган. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты "Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эшен кузгаткан.
Беренчел версия буенча, һәлак булучыларның берсе - 49 яшьлек ир-ат - йортның хуҗасы, ә калган икесе аның дуслары булган.
Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе һәм суд-медицина экспертизалары билгеләнгән. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев