Васильево янындагы "Идел киңлекләре" табигать тыюлыгында браконьерларны тоткарлаганнар
Территорияне патрульләгәндә, 8 октябрьдә кичке сәгать тугызлар тирәсендә, тыюлык белгечләре ике пассажирлы резина көймә тоткарлыйлар, аларның берсе - Мәскәү кешесе, икенчесе - Югары Ослан районыныкы.
Махсус җиһазлар – электр кармагы һәм биш очлы су асты мылтыгы белән ир-атлар төрле төрдәге 30 дан артык балык тотканнар.
- Урынга килгән полиция хезмәткәрләре беркетмә төзегәннәр, тоткан балыкларын, браконьерларның транспорт чарасын һәм законсыз балык тоту коралларын тартып алганнар. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә, - дип сөйләде "Идел киңлекләре" заказнигының әйдәп баручы белгече Анатолий Молюшкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев