Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Узган атнада яшел үзәнлеләр мошенникларга өч миллион сумнан артык акча тапшырган

Иске схемалар: туганы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм законсыз рәвештә кредит рәсмиләштерергә омтылганнар. Һәм ике очракта да тиз арада 90-100 мең сум күләмендә акча тапшырырга кирәк.

24 гыйнвардан башлап көн саен яшел үзәнлеләргә стационар һәм мобиль телефоннар аша билгесез затлардан шалтыратулар килә: “Сезнең кызыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, мәсьәләне хәл итәргә яки ярдәм итәргә кирәк". Психологик басым, кагыйдә буларак, акчаны биргәнче, дәвам итә. Әйтик, узган атнада 74 яшьлек пенсионер курьерга 800 мең сум, 61 яшьлек хатын-кыз 725 мең сум, өлкән яшьтәге хатын-кызлар 300 һәм 200 мең сум акча биргән.

Ялган банк хезмәткәрләре дә клиентларга шалтыратып, акчаны, янәсе, куркынычсыз счетларга күчерергә тәкъдим итә.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Өлкән яшьтәге туганнарыгыз белән профилактик әңгәмәләр үткәрүегезне сорыйбыз. Бигрәк тә зур финанс операцияләре башкарырга җыенасыз икән.

Аңлатыгыз, хокук саклау структуралары хезмәткәре теге яки бу проблеманы акча белән хәл итми. Акча сорыйлар икән, мошенниклар белән элемтәгә кергәнсез дигән сүз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев