Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Узган атнада 182 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

​​​​​​​7 кеше руль артында салмыш хәлдә тотылган.

Штрафын вакытында түләмәгән 26 кеше тоткарланган. 31 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 31 очракта матди зыян килгән, 3 кеше җәрәхәтләр алган.

Шәһәребезнең Карл Маркс урамы буенча хәрәкәт иткәндә, Шевроле автомобилен йөртүче 18 яшьлек егет, тиешсез урында юлны аркылы чыгучы 10 яшьлек малайны бәрдергән. Җәяүле алган җәрәхәтләре аркасында травмпунктка китерелгән һәм табиблар караганнан соң, өенә кайтарып куелган.
Норлат авылында 15 яшьлек яшүсмер, правасы булмый торып, Vento мопеды белән идарә иткән һәм нәтиҗәдә Рено автомобиленә ышкылып үтеп, җәрәхәтләр алган. Медиклар ярдәме алганнан соң, өенә җибәрелгән.
Яшел Үзәннең Башкала урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Ниссан Альмера автомобиле белән идарә итүче 41 яшьлек ир, юл кырыенда торган УАЗ Патриот машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, УАЗ 64әр яшьлек ике җәяүлене яралаган. Аларның берсе, медиклар караганнан соң, өенә җибәрелгән, ә икенчесе баш мие җәрәхәте белән, госпитализацияләнгән. Ниссанның пассажиры 3 яшьлек бала, шулай ук, тән җәрәхәтләре алган, табиблар күзәтүеннән соң, өенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев