Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Төзәлүгә ике елга кадәр вакыт бирелә

Яшел Үзән ЮХИДИ хез мәткәрләре исер ткеч эчем лекләр кулланып машина руле артына утырып чыккан автомобильче ләрне ачыклау һәм кисәтү максатыннан чыгып, планлы тикшерүләрне даими уздырып тора.

Кызганычка, хокук сакчылары шикле очраклар белән еш очраша. Тотылучыларның барысына да, иң беренче чиратта исерек булу-булмауны ачыклау өчен алкотектор приборына өреп карау тәкъдим ителә. Аннан баш тартылган очракта тоткарланучыга медицина учреждениесенә барырга кушыла. Анысы да кабул ителмәсә, РФ КоАПка ярашлы рәвештә беркетмә төзелә. Шуңа күрә тикшеренүләрдән баш тартудан мәгънә юк.

Соңгы рейдларның берсендә А.Ю.Афанасьев атлы автомобильче шикләнеп тотыла. Аңа карата беркетмә төзиләр һәм эшен судка юнәлтәләр.

Җәмәгать судьясы гаепләнүченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җавапка тартылмаган булуын исәпкә алып, үзе судка кадәр килеп җитә алмаса да, аңа карата карарын чыгара. Хәзер ул 1 ел 7 ай буе автомобиленә утыра алмаячак, өстәвенә әле 30 мең сум штраф та түлиячәк. Закон бозучыларга чара шундый. Ә инде төзәлмәсә һәм мондый гамәлен кабат кылса, аны җинаять җәзасы көтә.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе материалларына нигезләнеп әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев