Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тукталыш павильонын ваткан Яшел Үзән кешесе аны үз хисабына төзекләндергән

2021 елның җәендә Ленин урамындагы яңа автобус тукталышларының берсе вандал һөҗүменә дучар була - пыяласы ватылып, 80 мең сумлык зыян килә.

@Zelenodolsk_police җирле полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлаган, ул 18 яшьлек Яшел Үзән кешесе булып чыккан.
Тоткарланганнан соң, егет тәүбә итә һәм бу гамәлен хокук бозу дип уйламыйча кылуын әйтә.

Һәрхәлдә, җинаять эше кузгатылган. Шушы көннәрдә «аңсыз» гражданин үз акчалары хисабына тукталыш павильонын торгызган.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, әгәр сез вандализм акты шаһиты булсагыз, безнең директка хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев