Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ТРда яшәүче өч кеше ялган сертификатлар сатуда акча эшләгән, җинаять эше кузгатылган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, агымдагы елның ноябрь аенда республиканың өч кешесе коронавирустан вакцинация үткәрү турында өч «сатып алучыга» сертификатлар биргән өчен 37,5 мең сум күләмендә ришвәт тапшыруда арадашчы булган.

Алар үзләренә акчаларның бер өлешен калдырган, калган сумманы шәһәр хастаханәләренең берсендә тагын бер кеше аша тапшырган. Тегесе, үз чиратында, вакцинацияләнгәннәрнең дәүләт реестры белән эш итү тәҗрибәсенә ия булмаган һәм элек реестрга керү мөмкинлеге булган элеккеге хезмәткәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Соңгысы 10 мең сумга ялган мәгълүматлар керткән, һәм өч татарстанлы законсыз рәвештә вакцинация турында сертификатлар алган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгәнчә, «Ришвәттә арадашчылык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча максималь җәза - биштән ун елга кадәр иректән мәхрүм итү. Эшне тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев