Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тракторчы руль артында исерек килеш тоткарланган

Тракторчыны тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләренә көпчәкләргә атарга туры килә.

13 февраль кичендә ир-ат исерек килеш тракторда Октябрь-Бүләк авылы буйлап бара. Аны полиция экипажы күреп ала һәм туктавын таләп итә башлый, әмма ир-ат туктамый.

Бер полицейский трактор баскычы буйлап менә башлагач, шофер аның күкрәгенә аягы белән тибә һәм тегесе җиргә егыла. Нәтиҗәдә, тәртип сакчыларына төрле кисәтүләрдән соң трактор тәгәрмәчләренә атарга туры килә. Полицейскийларның берсе арткы пыяла аша кабинага кереп, шоферны тоткарлый.

Әлеге ир-ат җинаять кылуга катнашы барлыгын тулысынча таный. Тиздән ул суд каршына басачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев