Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ТР Эчке эшләр министрлыгында Яңа Турада кулга алыну белән бәйле вәзгыятьне шәрехләделәр

Яшел Үзән районында полиция хезмәткәрләре гражданнарның хокук бозуларына чик куйды.

9 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре шәһәр кибетләренең берсендә хезмәт итү барышында "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында "19.03.2020 ел, № 208 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 28 октябрендәге 1006 номерлы Карарын бозган хатын-кызны тоткарлый. Хокук бозучы берничә тапкыр кисәтүгә игътибар итми, хокук сакчылары таләпләренә каршы килә.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре белән аралашу вакытында хатын-кыз янына бер ир килеп, тәртип сакчыларын мыскыл итә, аларның адресына агрессия күрсәтә, сугарга омтыла.

Шуңа бәйле рәвештә, хокук саклау хезмәткәрләре физик көч кулланырга мәҗбүр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев