Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тотыласың килмәсә, алкогольдән ерак тор

Юллар һәм автомобильчеләр – һәр хәрәкәт үлчәнгән булырга тиеш. Аз гына ялгыштыңмы, фаҗига чыгасын көт тә тор. Юллар хаталарны гафу итми. Әгәр дә машинага алкогольле эчемлек кулланып та утырсаң...Бу турыда хәтта уйлыйсы да килми.

Ж.П. Норбоевны ЮХИДИ хезмәткәрләре шикләнеп, максатка юнәлешле чара үткәргәндә тоткарлый. Тоткарланучының моннан алда да каеш эләктермичә йөргәне һәм тәрәзәсен тонировкалаган өчен РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителгәне була.

Бу юлы инде ул руль артына салмыш килеш утырып чыккан һәм шуның белән эләккән дә. Тотылмам дип уйлагандыр да бит, әмма хәзерге инспекторлар исерекләрне микроскоп аша караган кебек күрә белә. Шикле автомобильчеләргә урында ук тикшерү уздырыла. Баш тартулар файда бирми, барыбер беркетмә төзеләчәк. Чөнки юлда алар мондый тикшерүләрне беренче көн генә үткәрми.

Җәмәгать судьясы Ж.П.Норбоевның гамәлен судта тикшергәннән соң, үз карарын чыгара. Хәзерге эше буенча ул РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җавап бирәчәк. Ягъни 1 ел 6 ай буе руль артына утыра алмаячак, өстәвенә, 30 мең сум штраф та түләргә кирәк. Бердә кызыгырлык түгел.

Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев